Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен раковинага кайнар су түгәргә ярамый?

Сифон, торбалар кайнар судан ярылырга мөмкин.

Бәрәңге яки макарон пешергәч, кайнар суны раковинага түгәргә ярамый. Салкын су агып торган килеш, кайнар суны шул чакта түгү хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кайнар су түккәч, раковина, торбалар һәм сифон ясалган материалга зыян килүе ихтимал. Аларның күбесе поливинилхлорид (ПВХ) дан ясалган, бу шактый арзанлы һәм пластик полимер.

ПВХ торбалар озак вакыт югары температура тәэсир итүгә исәпләнмәгән. Ага торган су температурасы 60 градус чамасы булганда аларга зыян килми, бу пластик кыска вакыт эчендә бик югары температурага да чыдый. Ләкин раковинага озаклап кайнар су агызып торсаң, ул чыдамый, деформацияләнергә мөмкин. Суынгач, пластик үз халәтенә кире кайтмый. Суынганда материалның күләме кими, торбада ярыклар барлыкка килүе ихтимал. Шулай итеп торбадан су саркый башлый.

Күп итеп кайнар су түккәндә, тоташкан урыннардагы прокладкалар да бозыла, алар үз вазифасын башкара алмый торганга әверелә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-02-2021/ni-chen-rakovinaga-kaynar-su-t-g-rg-yaramyy-5806379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев