Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен кофега тоз, җиләк-җимеш салатына кызыл борыч салалар?

Кешеләрнең күбесе баллы белән тозлыны катнаштырып ашамый.

Төрле ризыкларны бергә кушып ашарга мөмкин. Мәсәлән, бал белән баклажан, җиләк белән кыяр, кавын белән ветчинаны кушып ашарга була. Сәер, ләкин кызыклы ризык килеп чыга.

Дөнья кухнясында итне кайнатма белән дә бирәләр. Шулай ук ит ризыклары янына җиләк-җимеш куялар. Кайнар шоколадны кызыл чөгендер белән ашап карагыз – күпләргә ошар!

Кофега тоз салуны да күпләр ярата. Сөт өсте салгач, кофе тәмле була. Тоз салып эчеп карагыз. Бу очракта кофе йомшак була, әче тәме югала. Гадәти булмаган бу эчемлек җәй көнендә су-тоз балансын торгызырга ярдәм итә.

Тозлы кыяр белән туңдырма ашап була. Май һәм шикәр безгә энергия бирә, ә тоз күзәнәкләр алмашын һәм кан әйләнешен нормада тотарга ярдәм итә.

Җиләк-җимеш салатына кызыл борыч салып карагыз. Чили борычындагы капсаицин матдәсе ис тоюга ярдәм итә, җиләк-җимешне балландыра.


Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-09-2020/ni-chen-kofega-toz-il-k-imesh-salatyna-kyzyl-borych-salalar-5770451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев