Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен кайбер кешеләр гел өши?

Бер бүлмәдә төрле кешеләр утырганда, бүлмәне җилләтә башласаң, берәүләргә рәхәт, башкалар өши.

Табиб-невропатолог һәм психоневролог Игорь Поникаровский кайбер кешеләрнең гел өшеп йөрүенең сәбәбен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Бөтен кеше дә билгеле бер дәрәҗәдә өши. Берәүләр ныграк, башкалары азрак. Өшүдән һәм артык тирләүдән зарланучыларның 90 проценты вегетососудистая дистония (ВСД) белән чирли», — ди табиб.

Гел өшеп йөрүчеләрнең калган ун проценты исә башка авырулардан интегә.

ВСД булганда йөрәк тибеше каты, тир күп бүленеп чыга, матдәләр алмашы да көчле була. Бу фонда пациентлар, кагыйдә буларак өши. Күпчелек очракта бу кышын була. Шуңа күрә ВСД булган кешеләр җәйне ярата, кышны түгел, ди белгеч.

«Зур коллективта, зур бинада төрле кешеләр утырганда, бүлмәне җилләтә башласаң, берәүләргә рәхәт, башкалар өши. Вегетатиклар өши, чөнки аларның энергия алмашы, матдәләр алмашы тизләтелгән. Шуңа күрә алар күп итеп тирли дә. Тир бүленеп чыкканда һәм кипкәндә организм тиз суына, шуңа күрә кеше өши», — ди Игорь Поникаровский.

«Шуңа күрә табибка күренеп торыгыз. Авыруның сәбәбен ачыкларга кирәк. ВСД авыруы белән яшәп була.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев