Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен черкиләр кайбер кешеләрне ешрак тешли?

    Тиздән черки вакыты җитә, шуңа күрә бөҗәкләрне ничек биздерергә икәнен белү зыян итмәс.

    Сизгәнегез бардыр: кайбер кешеләргә черкиләр башкаларга караганда ешрак утыра.

    Бинага алар ике төрле тукыма элгән: берсен кешеләр тоткан, икенчесе чит-ят исләрсез, чиста булган. Бүлмә эченә черкиләрне җибәргәннәр. Бөҗәкләр кеше исе аңкып торган тукымага ябырылган.

    Экспериментны башкача да кабатлап караганнар: кеше исе килгән тукыманы селкетеп торганнар, ә чиста тукыма кисәге кымшанмый эленеп торган. Черкиләр хәрәкәтләнгән тукымага якын да килмәгән.

    Тикшеренү нәтиҗәсе шундый: бөҗәкләр кеше исенә килә, әмма селкенгән объекттан куркалар.

    Тикшеренү авторлары үзләренең ачышлары иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсенә зур файда китерергә мөмкин, дип белдерә: бөҗәкләр бизгәк авыруын һәм башка инфекция белән авыручыларның чирләрен йоктыруга да сәбәп булып тора бит.


    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/26-03-2020/ni-chen-cherkil-r-kayber-keshel-rne-eshrak-teshli-5730757

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: