Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен балны металл кашык белән ашарга ярамый?

Бал өчен артыш, алмагач, груша, юкә һәм усак кебек агачлардан ясалган кашык алырга кирәк.

Бал ашау өчен агач кашык сатып алу хәерле. Моның өчен артыш (можжевельник) агачыннан ясалган кашык алсаң яхшырак. Ылыслы агач составындагы фитонцидлар һәм эфир майлары үзагачны озаграк саклый. Шулай ук юкә, алмагач, усак, груша агачыннан ясалган кашык та ярый. Кашыкның формасы мөһим түгел. 

Ләкин бал ашау өчен металл кашык кулланырга ярамый. Әгәр металл кашык бал эчендә озаграк торса, ул оксидлаша башлый, шуннан соң ризык бозыла.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-10-2020/ni-chen-balny-metall-kashyk-bel-n-asharga-yaramyy-5778078

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев