Начар төшләр кереп интектерсә
Карават астына бер әйбер салыгыз!
Төннәрен саташтырса яисә йокысызлыктан җәфа чиксәгез, караватыгыз астына кечкенә көзге салыгыз. Ул карават астындагы идәннең нәкъ сезнең баш турысына, пыяла ягы белән аска каратып салынырга тиеш. Белгечләр шулай киңәш итә.
Көзге көн буе җыелган негативны йота икән. Аны аска каратып салгач, барлык негатив җиргә китәчәк. Ә сезне тыныч йокы, матур төшләр, иртән яхшы кәеф көтәргә тиеш.
Ләкин ялгыш көзгенең пыяла ягын өскә каратып салмагыз. Югыйсә, кире нәтиҗә булачак.
Менә шулай. Ышансагыз, эшләгез.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев