Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Мунчага кергәнче ашарга ярыймы?

Парланып чыгып кергән арада су яки үлән чәйләре эчеп кую хәерле.

Диетолог Антонина Стародубова мунча кергәнче һәм мунчадан чыккач ашау тәртибе турында аңлатты.

Табиб сүзләренчә, мунчага керер алдыннан күп итеп ашарга ярамый. Яхшылап ашагач, 1,5-2 сәгать эчендә мунчага керми торырга кирәк.

Мунчага керер алдыннан майлы һәм авыр ризык та ашамау хәерле. Стародубова мунча алдыннан бер сәгать ашамый торырга киңәш итә.

«Бу майлылыгы аз булган эчегән сөт ризыклары, яшелчәләр белән пешерелгән йомырка тәбәсе, яшелчәләрдән салат булырга мөмкин. Парланып чыгу аралыгында да ашамау хәерле. Парланган арада тир белән күп сыеклык чыгу сәбәпле, су яки үлән чәйләре эчкәләп кую яхшы», — ди белгеч.

Мунчага кереп чыкканнан соң, бер сәгать чамасы ашамау хәерле. Аннары җиңелчә ризыклар капкалап куярга кирәк, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-01-2021/munchaga-kerg-nche-asharga-yaryymy-5797055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев