Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Мунчага сарымсак суты йотып барыгыз!

Ни өчен болай эшләргә кирәк, дисезме?

Ял көннәрендә мунча керү — элек-электән килгән гадәт. Мунча — иң яхшы тынычландыру чарасы. Борынгылар аны “халык табибы” дип юкка гына әйтмәгәндер. Ә менә япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән.

 

Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефләре һәрчак күтәренке була.

 

Шулай ук мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын сакларга ярдәм итә. Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул — тын юллары системасы авыруларыннан саклау һәм гомум физик тонусны күтәрү өчен файдалы чара.

 

Мунчага барыр алдыннан 1-2 аш кашыгы сарымсак суты кабарга киңәш ителә. Ул тирләгәндә организмнан агулы һәм зыянлы матдәләрне чыгарырга ярдәм итә. Шулай ук мунчада тәнне ышку, рәхәтләнеп чабыну массажның иң яхшы төрләре булып тора. Мунчадан соң кайнар чәй, гөлҗимеш һәм кура җиләге төнәтмәсе эчү сәламәтлеккә бары тик уңай йогынты ясый.

 

Табиблар белдерүенчә, йөрәк һәм кан тамырлары системасы авыруы, кан басымы югары булганда сауна һәм мунчага барырга ярамый. Әгәр тән температурасы югары булса, яки организмда ялкынсыну процессы барса, бу очракта да эссе мунча керергә ярамый. Инфекция, гинекология авыруы булганда да мунчага барырга киңәш ителми.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев