Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

“Мин” тапшыруыннан чәчтараш Илназ Кадыйров чәчләрне дөрес юарга өйрәтә

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында баручы “Мин” тапшыруы аша күпләргә таныш чәчһәвәс, стилист Илназ Кадыйров үзенең Инстаграм битендә чәчләрне тәрбияләү буенча киңәшләр биргән.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз һәм дә мөхтәрәм ир-егетләр! Чәчләрне юу гадәти күренеш булса да, төптәнрәк уйласак, бу гамәлнең дә безгә билгесез яшерен серләре бар. Шунысы сөендерә, матурлык өлкәсе алга бару сәбәпле, күп кенә җитешсезлекләр уңай борылыш ала. Без үз юнәлешебезне табабыз.

Бүген әйтер сүзем миф та, әкият тә түгел. Ә чынбарлык. Чөнки үзем, нәкъ шулай эшлим. Чәчләрне шампунь белән юар алдыннан 10 минут су белән юешләп торам. Мин бары сульфатсыз шампуньнар гына кулланам. Әгәр дә киңәшләремә моңа кадәр дә колак салган булсагыз, дымлы тән тиресе агулы матдәләрне канга үткәрми диеп сөйләгән идем инде.

Чәчләрне атнасына бер яки ике мәртәбә юган очракта, шампунь белән ике тапкыр юу киңәш ителә. Әлеге шартны үтәсәң озак кына чиста-пөхтә йөрергә мөмкин. Шулай ук, бальзам, кондиционерлар белән дуслыкны ныгыту, бары уңай нәтиҗәләргә генә китерәчәк. Шәхсән мин, соңыннан салкын су белән чайкап алырга яратам. Салкын суның өстен якларына килгәндә, тәгаен шуны әйтер идем, ул чәч сабагын шомарта, кабыкларны яба, ялтырата һәм дә тыгызлата. Аеруча бөдрә чәчләрнең холкына нык тәэсир итә. Чәч төзелеше искәтмәле нык, күркәм сикертмә пружиналарны хәтерләтә. Үзем бөдрәләр хуҗасы булганлыктан ышандырып әйтә алам.

Ваннадан чыкмый гына юеш чәчләргә май, крем сөртүнең дә зыянын күрмим. Иң мөһиме, мамык сөлгеләрне чыгарып ыргытырга. Чөнки алар, бу очракта, шактый дымны юкка чыгару вазифасын башкара. Ә бит күпләр, нәкъ менә, чәчнең корылыгына, рәте югалуына, икеләнүенә, сынуына зарлана. Кыш көне, бигрәк тә, чәчләр магнитлана башлый. Димәк, безгә дым җитми. Хәзер исә, фатирларларда, эш бүлмәләрендә коры һава шартлары саклана. Чыннан да ягулык сезонында, тереклек ияләре коточкыч сусау белән яши.

Мамык сөлгеләргә алмашка микрофибра тукымасын яки полиэтилен башлыклар кулланырга мөмкин. Берәр сәгатьтән инде, чәчләр артык дымны сеңдереп тә бетерә. Алар кипкән, әмма коры түгел. Тотып карагач та, чәчләр арасында ниндидер сыекчалы савып чайкалып йөргән күк тоела. Бу чәч сабагының дым белән баетылганын аңлата. Мондый гамәлләрдән соң, нәкъ менә минем бөдрәләрем икенче сулыш алып, күркәм кыяфәткә кереп, ай үсәсен көн үсә башлады. Киңәшле эш таркалмас диләр. Уңышлар сезгә!

https://tatar-today.ru/2019/01/40214/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев