Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Миләшнең файдасы

Миләш йөрәк-кан тамыры һәм бөер авыруларыннан саклый, холестеринны киметә

Көзге бакчада ут янып торган миләш аскорбин кислотасы, каротин, Р витаминына бай. Моннан тыш миләш составына керүче матдәләр эчәк инфекцияләрен юкка чыгара, гөмбәчекләр үсешен тоткарлый.

Әгәр организм ниндидер авырудан соң бик нык көчсезләнгән икән, миләшне куллану көч-куәт өстәр. Миләшне организмда матдәләр алмашын җайга салу, метаболизмны яхшырту өчен дә кулланалар. Бөерләрдән ташлар чыгару һәм бәвел кудыру үзлегенә ия. Миләш йөрәк-кан тамыры системасы эшен яхшырта, кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә.

Бөердәге таштан. Моның өчен 400г миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр.

Азканлылыктан. Ике аш кашыгы кызыл миләш җимешен ике стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәтергә кирәк.  Соңрак шуны сөзеп, көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәсе булачак. Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согының файдасын күрә.

Авитаминозга каршы. 2 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы миләш исәбеннән төнәтмә ясап, шуны 1 сәгать төнәтергә кирәк.  Әлеге төнәтмәне көнгә 3–4 тапкыр тигез микъдарларда эчәләр.

Фото: pixabay.com

ЧЫганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев