Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Миләш нәрсәдән файдалы?

Миләш өлгереп килә. Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез

Хәлсезләнгән вакытында 2 чәй кашыгы җимешкә 2 стакан кайнар су салып, төнәтмә ясап эчәләр. Бераз гына шикәр кушарга да була. Көн дәвамында әз-әзләп 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

Ашказаны согының кислоталылыгы (кислотность желудочного сока) түбән булганда, ашарга 20 минут кала, 1 чәй кашыгы миләш согы эчәргә киңәш ителә. Миләш согы үт кудыру үзлегенә ия.

Киптерелгән миләш төнәтмәсе бераз эчне йомшарта һәм кан китүне туктата ала. Шулай ук ул бөерләрдә таш булганда, нефрит, подагра, ревматизм кебек авырулар вакытында, сидек кудыргыч, холецистит вакытында үт кудыргыч чара буларак та кулланыла.

Беренче кыраулар төшкәч җыйганда миләш җимешләре тагын да тәмлерәк була», — дип яза үләнче үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев