Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Микродулкынлы мичне бик тиз чистарту ысулы

Лимонлы су мичнең эчендәге майларны һәм сасы исне бетерә.

Микродулкынлы мичнең эчен җиңел генә чистартып була.

Химик матдәләр урынына лимон файдаланып була. 500 мл суга ике зур лимон согын сыгып чыгарыгыз. Суга лимоннарның үзләрен дә салыгыз. Шушы савытны мич эченә куегыз. Иң көчле егәрлекне көйләп, мичне биш минут эшләтегез. Аннары сүндерегез һәм 10 минут ачмый торыгыз. 10 минут узгач, мичнең эчен ачып, юеш губка белән эчке ягын сөртеп алагыз. Мич эчендә май да, ис тә калмас.

Әлеге ысулын кулланганчы мич эче эмаль белән капланганмы икәнен тикшерегез. Мондый мичне аена ике тапкыр әлеге ысул белән чистартырга ярый.

Лимонлы су белән чистарту ысулы пар мунчасы эффектына нигезләнә. Табигый лимон кислотасы парга әверелә һәм мичне майдан да, сасы исләрдән дә арындыра.


Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-07-2020/mikrodulkynly-michne-bik-tiz-chistartu-ysuly-5752795

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев