Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Микродулкынлы мичкә лимон куегыз...

Бу сыналган чара хуҗабикәләргә ярдәмгә килер.

Микродулкынлы мичне даими чистартып тормасак, анда микроблар һәм майлар туплана. Бераздан исә анда җыелган ризык кисәкләре бактерияләр чыганагына әйләнә һәм начар ис килә башлый.

Мондый хәлне булдырмас өчен лимон ярдәмгә килә, ул үзен микробларга һәм бактерияләргә каршы чара буларак яхшы яктан күрсәткән. Моның өчен бер лимон һәм кечкенә савытта су кирәк булачак. Җимешне ике өлешкә кисәргә һәм бер яртысыннан сутны суга сыгарга, ә калган лимон кисәген савытка салырга кирәк.

Шуннан соң катнашманы микродулкынлы мичкә өч минутка иң көчле режимга куегыз. Мичнең ишеген тавыш сигналы ишетелгәч тә ачмагыз: эчтә дым майны йомшарта алсын өчен вакыт кирәк.

– Биш минуттан соң сак кына савытны һәм әйләнә торган подносны алыгыз. Йомшак сөлге яки губка кулланып, аның эчке өлешен яхшылап сөртегез, — дип киңәш итә экспертлар. Микродулкынлы мич тулысынча кипкәч кенә ишеген ябырга була.

Кул астында лимон юк икән, серкә кулланырга була. Моның өчен ике стакан суга бер аш кашыгы серкә кушарга һәм шундый ук инструкция белән эш итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев