Май аенда нинди файдалы үләннәр җыярга?
Дару үләне дигәч тә аны теләсә кайчан һәм теләсә ничек җыярга ярамый икән. Үзенең тәртибе бар. Әгәр шуны санга сукмыйча, “бардым, күрдем, алдым” – дип кенә йөрсәң, ул дару үләне түгел, ә гап гади печән генә була икән. Аларның дәвалау үзенчәлекләре озак саклансын, шифасы көчле-куәтле булсын өчен бик күбесен май урталарында җыярга кирәк икән.
Үги ана яфрагы салкын тию, грипп, сулыш юллары чирләреннән бик файдалы. Дәвалану өчен чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла. Чәчәкләрен — майда, яфракларын июньдә җыялар.
Кымызлык — гипертония һәм атеросклероздан файдалы. Гастрит, йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дә кулланыла.
Тузганак — витаминнар, калий һәм фосфор тозларына бай. Төнәтмәсе организмны ныгыта, тынычландыра, канны чистарта, лимфа системасы ялкынсынудан ярдәм итә, организмны яшәртә, азканлылыктан файдалы.
Бака яфрагы җәрәхәтләрне тиз төзәтә. Киптерелгән яфрак шешләрне киметә, какырыкны яхшы куптара, озакка сузылган ютәлне җиңәргә ярдәм итә.
Карлыган. Кара һәм кызыл карлыган яфрагыннан чәй ялкынсынуны бетерә, иммунитетны күтәрә, тынычландыра. Карлыган яфрагы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары чирләреннән файдалы, эчне җиңелчә йомшарта.
Чәчәкләр (шомырт, сирин). Чәчәкләрне иртән чык кибүгә җыярга кирәк. Шомырт чәчәге төнәтмәсе эч китүдән, күз ялкынсынудан файдалы. Сирень чәчәге баш авырту, веналарның варикоз киңәюе, җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.
Кычыткан. Май кычытканы бик шифалы, аны дәвалану өчен генә түгел, чирләрне кисәтү максатында да кулланырга кирәк. Ашын пешерегез, киптереп куегыз. Яшь кычыткан яфраклары үт суын куа, кан тамырларын киңәйтә, ялкынсынудан ярдәм итә, гемоглобинны, организмның тонусын күтәрә, иммунитетны ныгыта.
Әрекмән. Майда әрекмәннең тамырын һәм яшь яфракларын җыялар, ул онкология чирләреннән, ревматизм, буыннар сызлаудан кулланыла. Шешенү һәм варикоздан әрекмән яфрагы белән компресс ясарга була.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев