Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Матурлык битлекләре

Баулы гүзәлләренә тагын да матур булсыннар өчен, берничә битлек тәкъдим итәбез

Лимонлы-аксымлы битлек.

Йомырка агына 1 чәй кашыгы лимон согы салып бутыйбыз һәм барлыкка

килгән катнашманы биткә сөртәбез. 10-15 минут үткәч, аны юып алабыз. Юу өчен җылымса су кирәк. Битне салфетка белән корыту мәслихәт.

 

Балан битлеге.

Әгәр дә йөзегез ялкынсынса, кызарса, баланнан ясалган битлек кулланыгыз. Моның өчен баланнан җылымса ботка ясарга һәм биткә сөртеп, 10-15 минут тотарга кирәк.

 

Алма битлеге.

Ул түбәндәгечә ясала.

1 аш кашыгы алма пюресенә 1 аш кашыгы кайнатылган зәйтүн мае кушыгыз. Үсемлек маеның “Экстра” классыннан булуы зарур. Аларны бергә болгатыгыз да битегезгә, муенга, күкрәк турысына сөртегез. 20 минуттан соң юып алыгыз.

Мондый битлекне яшел йөзем җимеше пюресеннән да ясап була. Шулай ук составларында минераль һәм эфир майлары, фермент, витаминнар кергән әзер дымландыру битлекләре дә куллана аласыз. Күз төпләрендә вак җыерчыклар барлыкка килгән очракта, җимеш кислоталары кергән матдәләр яңа күзәнәкләр үсүен тизләтә. Тиредәге пигмент тапларын да бетерә. Тире шома һәм йомшак булып кала.

 

Катнаш комбинацияләрдән торган пигмент таплы тире өчен аксымлы-пергидрольле битлек тәкъдим ителә.

1 йомырка агына 6%лы 20-30 тамчы водород перекисе тамызыгыз һәм биткә сөртеп, 10 минут тотыгыз. Әмма күзгә эләгүдән сак булыгыз.

 Тонус түбән булганда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче хатын-кызлар өчен, косметологлар С витаминлы битлекләр һәм кремнар тәкъдим итә. Болар тирегә яшәү көче бирә, битнең төсен яхшырта, аңа яктылык өсти.

 

Битлекне җылы пар ванналарыннан соң эшләсәң, тагын да әйбәтрәк. Махсус скраб составлы кремнар да бик файдалы. Ләкин аны битегез чиста, үлекле бетчәләр булмаган очракта гына кулланырга була.

Бетчәләрне сытарга ярамый, чөнки ул урынга инфекция кереп, бөтен биткә таралуы ихтимал. Әгәр дә битегездәге бетчә, сыткы кечкенә булса, аңа төнгелеккә антибиотик мазь сөртергә мөмкин. Мәсәлән, эритромицин мазе. Ә инде зур, һәрвакыт эренләп торган бетчәләргә кул тидермәгез, бу очракта табиб-дерматологка мөрәҗәгать итүегез сорала. 20 яшьтән соң да бетчәләрегез бетмәсә, бу ниндидер авыру барлыгына ишарә итә. Әйтик, ашказаны, җенси органнардагы авырулар...

Яшегез 35 тән артса, һәм бит тиресенең начарлануын сизәсез икән (мәсәлән, коры тиренең тагын да коруы, катнаш комбинацияле тиренең артык майлануы, биттә төрле җыерчыклар барлыкка килү), димәк сезнең тирегез стресс кичерә, аңа ашыгыч ярдәм зарур. Тире, алда әйткәнебезчә, аерым тәрбия сорый. Салкын, төтен, кояш тәэсирендә тиредә агулы матдәләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә, кеше вакытыннан алда картая. Кагыйдә буларак, бөтен саклаучы кремнарга да А һәм С витаминнары керә. Дымландырылмаган тире тонык һәм төссез күренә. Ә менә тәрбия күргән тире искиткеч матур, шома. Битне дымландыру өчен җиләк-җимеш күбегеннән ясалган кремнар куллану отышлы. Шуның белән бергә, кышкы салкын һавада су кристаллары битнең исән күзәнәкләрен яраларга, кызартырга да мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев