Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Матур күренү өчен массаж

Бар хатын-кыз да косметолог йөри булмый. Шуңа күрә сезгә битегезгә үзегез дә ясый ала торган берничә массаж кхнегүләрен санап үтәбез

Массаж ярдәме белән  яңак сөяге (челюсть) җиңелчә генә тарттырылыр, яңак калкымы сызыгы (контур мускул) аермачык булып күренер. Массаж шулай ук лимфодренаж үзлеккә дә ия.

 

Массажны иртә, йә кич ясасаң яхшы. Гадәттә, иртә белән массаж процедураларына вакыт җитми. Әмма без тәкъдим иткән бу массаж  шунысы белән дә уңай – аңа нибары 5 минут вакыт җитә. Аның эффекты шунда ки: бит тиресен «уятырга» ярдәм итә, шешенкелекне бетерә.

 

 

Битне юабыз. Уч төбенә ике тамчы махсус май тамызып, учыбызда яхшылап уабыз. Учыбызны биткә тидереп, майлы учларыбызны биткә сөртәбез. Шуны истә тотыгыз: битнең тиресен  тарттырып ышкырга кирәк түгел, алай иткәндә басым чит-читкә түгел, ә мускулларга тия.  Шуның өчен бит тиресе мул итеп майланган, шома булырга тиеш – бармаклар шуып йөрерлек итеп.

 

1. Ике бармак белән (имән һәм урта бармаклар) ияктән колакка таба сыпырып алабыз.

 

2. Берничә кат шулай эшләгәннән соң, бармакларны сөякле ягына бөгеп, шул ук хәрәкәтләрне ясыйбыз.

 

3. Күз төпләренә, күз кабакларына крем сөртәбез. Имән бармак белән тышкы күз читенә тотынабыз, ә урта бармак белән ике күз арасыннан (переносица) имән бармакка таба һәм кирегә хәрәкәт итәбез.

 

4. Шуннан соң урта бармак белән каш өсте буйлап йөртәбез. Күзләрнең арыганлыгын һәм шешенкелеген бетерергә ярдәм итә бу хәрәкәт.

 

5. Чәчләргә таба маңгайны сыйпыйбыз.

 

6. Иң ахырдан уч төпләре белән уң колак ягыннан сул күкрәк ягына таба , сул колак ягыннан уң күкрәк ягына таба үткәрәбез. Бу хәрәкәт белән лимфаларны стимуллаштырабыз.

 

 Ә инде дәвамлырак итеп биткә массажны кич  белән ясыйбыз.

 

 1. Башта әйбәтләп битне чистартабыз. Тагын шулай ук уч төбенә махсус май салып, учыбызда яхшылап уабыз. Аннары битнең уртасыннан – колакка кадәр, кашлардан – чәчләргә таба, ияктән соң аска таба – муен буенча уч төбе белән йөртеп алабыз.

 

2. Иртә белән ясаган (1, 2, 3) процедураларны кабатлыйбыз.

 

3. Бит уртасында бер нокта табып, имән һәм урта бармакларны аерымлап (V рим цифрасы шикелле), эчке һәм тышкы күз очларына таба 6 тапкыр йөртеп алабыз.

 

4. Уң кулны башка куеп, бармаклар белән яңак сөяге урынын бөтереп-бөтереп алабыз.

 

5. Уч төпләре белән яңак сөягенә таянып, башны аска иябез. Уч төпләрен шул килеш калдырып, яңадан шул хәлгә кайтабыз һәм уч төпләре белән колакларга таба сыйпап алабыз.

 

6. Иртәнге процедураларның 3 нче, 4 нче, 5 нче пуктларын кабатлыйбыз.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/bu-massazhdan-sez-yashrep-kitrsez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев