Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Матур булыйм дисәң, чөгендер ашагыз!

Матур булу өчен, сезгә берничә киңәш

Яхшылап чәйнәп йоткач, бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга да була. Әлеге чара ярдәмендә организмыгызны чистартасыз. Җитен орлыгы чәч һәм тырнакларны ныгыта. Организмнарында таш булганнарга бу орлыкны ашарга ярамый.

Һәр көнне пешкән чөгендер ашагыз. Чөгендер канны чистарта.

Йокларга бер сәгать кала битегезгә глицерин белән Е витамины катнашмасы сөртегез. 30 грамм глицеринга 10 капсула Е витамины кушыгыз. Катнашманы сылар алдыннан битегезгә массаж ясарга онытмагыз.

Көн саен кимендә 50 гр чикләвек ашагыз. Алар чәч һәм тырнакны ныгыта.

Өч көнгә бер коры горчица порошогыннан чәчегезгә маска ясагыз. Аңа тигәнәк мае да кушыгыз. Юеш чәчкә сылап, ярты сәгать тотабыз һәм юып төшерәбез.

Бер стакан диңгез тозына (гадисе дә ярый) бер стакан майлы каймак салабыз. Шуны тәнгә ышкыйбыз да җылы су белән юып төшерәбез.

Тәнегезгә һәм битегезгә амарант мае сылагыз. Аңарда тире өчен мөһим булган сквален исемле матдә бар.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев