Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Матур булу серләре

Бит һәм тән тирегез матур булсын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Бит һәм тән тиресе өчен

 

* Кышкы салкын көннәрдә өйгә кайтуга ук битне юарга ашыкмагыз! Сәгать ярым, ике сәгатьтән соң гына – тире температура алмашуга күнеккәч кенә юыныгыз. Салкын һәм җилле көннәрдә урамга чыгар алдыннан да йөзегезгә су тидермәвегез яхшы.

 

* Ультрашәмәхә нурлар тирене картайтканга күрә, әлеге нурларны үткәрми торган кремнар кулланырга киңәш ителә.

 

* Сипкелләр чыкмасын өчен көн саен ярты стакан кәбестә согы эчегез. Яки иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашагыз.

 

* Язгы кояш нурларында болай да юка, коры тиредә җыерчыклар тагын да ныграк күренә башлый. Кызарган, купшакланган, ялкынсынган тирене дәвалау өчен түбәндәге маска файдалы: бер чәй калагы майонез, икешәр чәй калагы уылган чи чөгендер һәм кәбестә, 1,5 аш калагы тукландыргыч крем яки куе балны (вак кызыл кан тамырлары күренеп торган биткә бал сыларга ярамый) катнаштырып, 10 минутка битегезгә сөртегез. Аннары җылы су яки сөт белән юып алыгыз

 

* Кыш көне майлы тире яхшы саклана. Әмма яз җитүгә ул ялкынсына, биткә бетчәләр чыга башлый. Шуңа күрә чистартучы чаралар куллану зыян итмәс. 2-3 аш калагы кефирны бер аш калагы он белән болгатып, сыгылган лимон суы өстәгез. Әлеге масканы биткә сөртеп, 5-10 минут ятып торыгыз.

 

* Тән тиресе коры булганда ванна юынганда суга 1-1,5 л майлы сөт, 2-3 аш калагы бал өстәгез. Ваннадан соң салкынча су белән коеныгыз. Тирегез бәрхет кебек йомшак булачак.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/matuur-bulu-serlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев