Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Магнит дулкыннары көчәйде...

Мондый көннәр май ахырында тагын бер кабатланачак әле.

Майда көчле магнит давыллары әле дәвам итә. Белгечләр мәгълүматларына караганда, кичә 6 баллы көчле магнит давылы котырды, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык булды. Бүген көчле геомагнит дулкыннары дәвам итә, аның интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк.

Аеруча сизгер кешеләргә яңа сынау чорына алдан әзерләнергә һәм аларның басымына бирешмәскә кирәк. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиб-терапевт Надежда Чернышова.

"Магнит давыллары йөрәк өянәге, инсульт, гипертоник кризлар барлыкка килү куркынычын арттыра һәм йөрәк ритмы бозылуга китерә. Бу көннәрдә хроник авырулар кискенләшә, баш авыртулары, кәефнең кискен үзгәрүе, хәлсезлек һәм нервылар киеренкелеге сизелә", — ди белгеч.

"Йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, магнит давыллары вакытында үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яисә табигатькә якын булырга кирәк", — дип белдерә табиб.

23-26 майда геомагнит дулкыннарының янә көчәюе фаразлана. Кояш активлыгы 24 майда иң югары ноктасына җитәчәк, ә аннары кими барачак.
Мондый фаразны Русия Фәннәр академиясе Космос тикшеренүләре институтының һәм Кояш-Җир физикасы институтының кояш астрономиясе лабораториясе бастырып чыгарган.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев