Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Лимонны кроватың янына куйсаң ни була

Лимонныж файдалы яклары

Иртән иртүк ач карынга лимонлы җылы су эчү сәламәтлек өчен бик файдалы дип тә ишеткәнегез бардыр. Мондый «коктейль»нең ашкайнату процессын яхшыртуы һәм иммунитетны күтәрүе мәгълүм. Әмма лимонның файдасы моның белән генә бетми әле. 

Без лимоннан хәтта йоклаганда да файда ала алабыз икән бит! Моның өчен менә нәрсә эшләргә генә кирәк: 

- лимонны турарга;

- чынаяк тәлинкәсенә салырга;

- төнгә кровать янына куеп калдырырга.

Әгәр моны һәр көнне кабатлыйсыз икән, үзегездә менә нинди үзгәрешләр сизәрсез:

1. Кан басымы төшәр

 Кан басымы югары булудан бик күпләр интегә. Әмма аны лимон ярдәмендә көйләргә ниятләгәнче, табибка барырга, кан басымы белән проблемаларның нигә килеп чыгуының сәбәпләрен ачыкларга һәм бары тик шуннан соң гына дәваланырга керешергә кирәк. 

 2. Стрессны «юып» алыр

Нинди киеренче чорда яшәгәнебезне исәпкә алсак – бу бик мөһим. Безнең нерв системасын ниләр генә какшатмый?! Йоклый алу-алмавыбыз шуңа да сулау кебек үк мөһим хәзер. Ә цитрусның исе безне тынычландыра, ял иттерә.

3. Сулыш алу җиңеләя

Сулыш алу белән бәйле ике төп проблема булганда, лимон, һичшиксез, булышачак. Аның берсе – томау төшү, икенчесе – аллергия белән интегү. Лимон исе шулай ук бүлмәдәге һаваны чистарта, аны суларга рәхәтрәк итә (лимон исен яратасыз икән – бигрәк тә). 

4. Бөҗәкләрдән коткарачак

Бу киңәшне җәй көне истә тотарга кирәк, бигрәк тә, чебен-черки вакытында. Лимон турап куясыз икән, йокы бүлмәгезне алар урап узачак. Лимон исен алар яратмый, хәтта ул истән курка. 

5. Һәр иртә кәеф әйбәт булачак

Лимонның сулыш алуга һәм нерв системасына уңай тәэсир итүен аңладык инде: димәк, йокыбыз да тирән булачак. Лимонның исе организмда серотонин гормонын эшләп чыгаруны арттырачак. Ә ул үзебезне бәхетлерәк хис итәргә булышачак! 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/limonny-krovaty-yanyna-kuysa-ni-bula-5-syurpriz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев