Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Лилияләр үрчетүнең өч ысулы

    Без сезгә лилияләр утыртуның һәм үрчетүнең өч ысулын тәкъдим итәбез.

    Чәчәкләре вагаймасын өчен, лилияләрне һәр 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утырталар. Азия лилияләре ел саен күчерүне сорый. Бу гөл кояшлы һәм су җыелып тормый торган урынны ярата. Күләгәдә чәчәкләренең җетелеге кими.

    Ояны бүлеп үрчетү

    Лилияләрне төрлечә үрчетергә була. Иң популяр ысул – суганчаларны бүлү. Ана суганча янында ел да бәпчекләр үсеп чыга. Икенче елны алар ояга берегеп, һәрберсе тамыр җибәрә. Менә шул сугынчаларны аерып утырталар. Бу – табигый ысул. Суганча оясын бер урында 3-4 ел узгач бүлә башларга була. Гөл куагын сак кына казып алып, туфрагын коегыз. Тамырларын зәгыйфьләсәгез, гөлләрегез киләсе елга чәчәк атмаска да мөмкин. Ана суганчадан вак бәпчекләрне аралап алыгыз. Кулыгызда өскә таба тармак чыгарган 2-3 эре суганчалы оя калырга тиеш. Һәр сабакның үз суганчасы була. Төбен аз гына калдырып, үткен пычак белән сабакларны кисеп алыгыз һәм сак кына суганчаларны аерыгыз. Аларны яхшылап карагыз, черек кермәгәнме, кортлар юкмы? Сәламәт суганчалар чак кына алсуланып торган ак төстә була. Бер размерда булган суганчаларны сайлап алып, яңа урынга утыртыгыз. Сайлаудан калганнарын да ташларга кирәкми. Черек урыннары булса, ул кырыен кисеп ташлап, берничә сәгатькә куе кызыл төстәге марганцовка эермәсенә салып торып, зарарсызландырырга була. Аларын сәламәт суганчалардан читкәрәк утыртыгыз.

    Бәпчекләрдән үрчетү

    Ана суганчага берегергә өлгермәгән вак бәпчекләрне яслегә – үтәли җилләрдән ышык, йомшак һәм уңдырышлы туфракка утырталар. Утырту тирәнлеге 4-5 см, үсемлек арасы 10-12 см итеп калдырыла. Рәт арасы 17 см. Ясленең туфрагы гел дымлы булып торырга тиеш. Кышка аларның өстен каплап калдыралар. Бу лилияләр киләсе елга 25 см биеклегендәге сабак чыгарачак, ләкин алар әле чәчәк атмый. Чәчәк бөресе булса да, аны өзегез. Август-сентябрьдә утыртырга өлгермәсәгез, бәпчекләрне яз көне дә утыртырга була. Язга кадәр аларны суыткычта сакларга мөмкин. Лилияләрне үрчетүнең бу ысулы кызыксындырса, бәпчекләрне махсус та үстереп була. Моның өчен чәчәк атып бетергән сабакны гына аерып, башы гына чыгып калырлык итеп дымлы көпшәк туфракка яки комга күмәләр. Яфракларын һәм бөреләрен өзеп алырга кирәк. Көзгә сабакның яфрак төпләрендә яңа бәпчекләр барлыкка килә.

    Кабырчыктан үрчетү

    Әлеге ысул иң үрчемлесе санала. Бер суганчадан 20 кабырчык алырга була. Һәр кабырчыктан 2-5 бәпчек үсә. Суганчаны казып алып югач, сак кына итеп кабырчыкларын кубарабыз. Әгәр дә суганчаны кабат утыртырга ниятләсәгез, яртысын булса да кубармый калдырыгыз. Ә кубарган кабырчыкларны башта 20 минут 1 процентлы марганцовка эремәсендә тотып, 1 сәгатькә берәр стимуляторга салып торабыз. Тамырландырыр өчен, кабырчыкларны дымлы пычкы чүбе яки мүк салынган полиэтилен капчыкка тыгып, караңгы җылы урынга куябыз. 6-9 атнадан кабырчыклар төбендә вак бәпчекләр үсеп чыга. Аларны аерып алып, туфракка яки тәрәзә төбендәге әрҗәләргә утырталар. Әмма әлеге ысул кайбер сортларны үрчетү өчен бармый, чөнки аларның кабырчыклары авыр куба.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/liliyalr-rchetne-ch-ysuly

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: