Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Күзләр яхшы күрсен өчен көнгә өч минут нишләргә?

Япон офтальмологы көнгә өч минут вакыт сарыф итеп, күзләрне яхшырту өчен киңәш бирде.

Япония табиб-офтальмологы Руи Хирамац күз күремен яхшырту өчен гади ысулларны әйткән.

Табиб сүзләренчә, күзне даими рәвештә тренировкалап торырга кирәк.

Беренче ысул — Габор таплары белән күнегүләр. Бу — аерымлыкларын табу өчен тәкъдим ителгән махсус рәсемнәр. Аларны интернеттан эзләп табып була. Бу күнегүләрне көненә өч минут ясау җитә. Ике атнадан ук күз күреме яхшыруын сизәрсез, дип ышандыра табиб.

Икенче ысул — термотерапия. Сөлге алып, аны җылы суда чылатыгыз, күзне йомыгыз һәм күз кабакларына дымлы сөлгене куегыз. Сөлге суынып беткәнче тотып торыгыз.

Өченче ысул — шпинат ашагыз. Бу яшелчәне рационга кертергә кирәк, ул катарактаны, күзнең сары табы дегенерациясен профилактикалый, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-02-2021/k-zl-r-yahshy-k-rsen-chen-k-ng-ch-minut-nishl-rg-580907

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев