Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көзге сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсак утыртканчы, түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар көзге сарымсакны октябрьнең уртасыннан азагына кадәр утырта. Сарымсакны ноябрь башында да утыртырга ярый.

Сарымсакны моңа кадәр суганчалар үскән урынга утыртырга ярамый. Утыртыр алдыннан түтәлне дөрес итеп эшкәртергә кирәк. Ул 30 см биеклектә булырга тиеш. Түтәлнең өске катламы – 15 см чамасы – черегән тирес, балык яки сөяк оны, комплекслы ашламадан ясала.

Аннары түтәлгә яхшы итеп су сибегез, өстеннән биш сантиметр чамасы мүлчә салыгыз.

Сарымсак бүлбеләрен 10 см тирәнлектә, бер-берсеннән 15 см ераклыкта утыртыгыз. Буразналар арасы 20 см чамасы булырга тиеш.

Фото:  /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев