Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көзге депрессиядән ничек котылырга?

Көзгә аяк басуга, аппетитыгыз югалып, тиз арый башладыгызмы? Элегрәк тәм табып башкарган эшләрегез хәзер авыр йөк булып тоеламы? Эч пошу, кирәксә-кирәкмәсә елау да гадәти күренешкә әйләндеме? Шулай икән, кичекмәстән күңелегезгә колак салыгыз. Көзге депрессиягә бирелеп маташасыз түгелме?

Күпләрнең бер уңайга гына аккан тормышын бер мизгелдә үзгәрткән көзге депрессия нилектән килеп чыга соң? Белгечләр моның берничә сәбәбен атый. Беренчедән, ел дәвамында күзәтелгән магнит давылларының иң күп өлеше нәкъ менә көз көненә туры килә. Ник дигәндә, көзен иртәнге һәм кичке һава температурасы шактый аерыла. Атмосфера басымы да кискен үзгәреп тора. Көннәр кыскаргач, шатлык гормоны (серотонин) да күпкә азрак бүленеп чыга башлый. Аны йокы гормоны (мелатонин) алмаштыра. Нәтиҗәдә көне буе йокы килә, тирә-якка битарафлык арта. Букүңел төшенкелеге билгеләре.

 Бу хәлдән ничек чыгарга?

 Табиблар иң элек йокы режимын үзгәртергә киңәш итә. Салкыннар башлану белән организмга күбрәк ял таләп ителә башлый. Шуңа күрә йокы сәгатен арттыру зарур. Җәй көне 6 сәгатьтән дә йокы туйса, көз көне организмга 8 сәгатьлек йокы “бүләк итәргә” кирәк, ди табиблар.

 – Көзге депрессиягә дучар булган организмны ял иттерүнең башка ысуллары да бар, билгеле. Күптән күрешмәгән якын кешеләрегез белән аралашу, концерт-театрларга баруның да файдасы тими калмас. Бассейнга йөреп алсагыз, мунча керсәгез дә җиңеллек сизәрсез.

 – Организмны яктылыктан мәхрүм итмәгез. Күбрәк саф һавада, кояшта йөрергә тырышыгыз. Караңгы, яктылык начар булган бүлмәләрдән дә качарга тырышыгыз. 

– Составында минераллар булган витаминнар эчүнең дә файдасы булыр.

 – Иртәне дә дөрес башлау зарур. Караваттан торуга бүлмәне җилләтеп, берничә минут зарядка ясаганнан соң солы боткасы ашап куярга кирәк. Төшенкелеккә бирелгән организмны баллы тәм-томнар белән “сыйлау” да зыян итмәс. Көн дәвамында апельсин, мандарин кебек цитруслы җиләк-җимеш ашау да файдалы. Алар нерв системасы белән иммунитетны ныгыта. Алда телгә алынган бәхет һәм йокы гормоннары бүләк итүче шоколад, сыр, чикләвек, балык ризыклары белән дә “дус” булыгыз.

 Ләлә БАҺРАМШИНА, психолог:

 – Көзге депрессиядән интегүчеләргә “бәхет терапиясе”н тәкъдим итәм. Берни эшлисе килмәгән чакта, кызыксыну булмаса да, үзеңне өстерәп дигәндәй, урамга, кешеләр янына, иң яхшысы – урманга чыгарга киңәш итәм. Табигатькә якын булырга кирәк. Иренмәгез, тирә-якны күзәтегез, фотога төшерегез. Теләмәсәгез дә, комедиягә барыгыз. Авыз ерылса, баш миенең биохимиясе эшкә җигелә, бу сезгә позитив хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Музыка тыңлагыз, яшьлек чорына туры килгән җырлар булса, тагын да яхшы. Мин, мәсәлән, кәеф булмаганда “Битлз”ны тыңлыйм. Нәрсә ашаганга да игътибар итәргә кирәк. Күңел төшенкелеге вакытында шоколад, карабодай, кабак, банан, әфлисун, хөрмә, күркә ите ашарга кирәк. Тагын бер киңәш: зәңгәр пластик шешәләргә су тутырыгыз да бер сәгатькә кояшка яки лампа яктысына куегыз. Бу су  энергетик  эчемлеккә әйләнәчәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев