Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көзен утырткан сарымсакны яз көне ничек эшкәртергә?

Сарымсак эре булсын өчен, аның төбен гел йомшартып торырга кирәк.

Көз көне утыртылган сарымсакта яз көне икенче һәм дүртенче яфрак күренә башлауга ук, төбен йомшартырга кирәк. Никадәр ешрак йомшартсаң, аеруча яңгырдан яки су сибүдән соң, сарымсак шулкадәр эрерәк булыр. 

Бу турыда бакчачы Мария Гарәпшинага сылтама белән «Челнинские известия» язды.

Беренче тапкыр төбен йомшартканда, өч сантиметрдан да тирәнрәк алмагыз. Сарымсак үсә барган саен, йомшарту тирәнлеге дә артырга тиеш. Аны 1 сантиметрга тирәнәйтә барып, 12 сантиметрга җиткерергә кирәк. Сарымсакның башы нәкъ менә шундый тирәнлектә була.

Даими рәвештә төбен йомшартып торырга вакыты булмаган кешеләр сарымсак түтәленә торф, йомычка чүбе, черемә, салам да салып куя ала.

Мария үзе торф яки черемә куллана икән. Бу очракта су сипкәндә сарымсакка туклыклы матдәләр дә керә. Түтәл өстендә кабык барлыкка килми. Әгәр түтәл өстендәге туфрак кабыкланып катса, сарымсакның башына һава керми.

Яз көне сарымсакны корткычлардан сакларга кирәк. Аеруча суган чебене зыян китерә. Аны куркыту өчен сарымсакка тозлы су сиптерегез. Бер стакан аш тозын ун литр суда эретегез дә, шушы эремә белән сарымсакны эшкәртеп чыгыгыз.

Яз көне яңгыр булмаса, сарымсакка су сибү кирәк. Явым-төшем күп булса, су сипмәсәң дә ярый. Эссе һавада атнасына бер тапкыр, бик эссе булса, биш көнгә бер тапкыр су сибегез. Суны кич сибү хәерле.

Түтәлгә су сибәргә кирәкме икәнен белү өчен, ун сантиметр чамасы тирәнлектә чокыр казып, шуннан туфракны учыгызга куеп карагыз. Туфрак таралып китмәсә, су сипми торырга кирәк.

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ