Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көзен газон чирәмен ничек тәрбияләргә?

Салкыннар төшкәнче, чирәм ныгып калырга тиеш.

Газон чирәм – бик нәзберек үсемлек. Аны карау турында киңәшләр сайтында язылган.

Көзен һава торышы коры булса, газонга су сибәргә кирәк. 5-7 көн саен артык чылатмыйча гына су сибегез. Октябрь башында су сибүне туктатырга кирәк.

Аэрация – моның өчен газон туфрагын билгеле бер тирәнлектә тишкәләп чыгалар. Махсус бакча сәнәге кулланыгыз. Аны теше тирәнлегендә туфракка батырып, газон чирәм мәйданының бөтен җирен тишкәләп чыгыгыз.

Газон чирәменә ашлама кертергә кирәк. Азот актив үсешне тәэмин итә. Көзен аны куллануны киметегез. Көзен фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланыгыз, алар тамыр системасын ныгыта.

Көзен газон чирәмен кисеп торыгыз, салкыннар башланганчы 12-14 көн алдан кисүне туктатыгыз. Салкыннар төшкәнче, чирәм 6-7 см га үсеп, ныгып калырга тиеш.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев