Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Көзен бакчадагы агачларны кайчан һәм нәрсә белән агартырга?

Җиләк-җимеш агачларын буяу өчен известь һәм акриллы буяулар кулланыла, сыер тизәге кушылган балчык - иң яхшы ысул булып санала.

Бакчадагы агачларны көз көне буяу хәерле.

Биш төп кагыйдә:

  1. Агачларны 5 градустан җылы һәм коры көнне буярга кирәк. Яңгырда буяу шундук юылып төшә. Түбән температураларда агач кәүсәләре юка боз элпәсе белән каплана, буяу аңа ятмый.
  2. Агачларның кәүсәсен дә, скелет ботакларын да буярга кирәк. Алар кояштан да, салкыннан да зыян күрә.
  3. Быел утырткан яшь агачларны буярга ярамый, буяу аларны туңдыра һәм үсешен тоткарлый. Яшь агачларны икенче елга гына буярга кирәк.
  4. Агартканчы, кәүсәдән иске һәм аерыла торган кабыкны, мүкне куптарырга кирәк. Бөтен яраларны бакча кайнатмасы (садовый вар) белән сылап чыгыгыз.
  5. Агачларны гыйнвар уртасына кадәр генә буярга ярый, аннары соң була.

Җиләк-җимеш агачларының артык ботакларын елның теләсә кайсы вакытында кисәргә ярый. Ләкин көз — иң яхшы вакыт.

Агачларны буяуның берничә варианты бар.

Известь — экологик яктан яхшы, кыйммәт тә түгел. Тик ул 2-3 тапкыр яңгыр яуса, юылып бетә. Шуңа күрә известь белән көзен буяу хәерле. Известь салкыннан һәм кояшта пешүдән саклый. Ләкин корткычларга һәм авыруларга каршы тормый. Аңа бакыр купоросы кушып буярга була. Известь яшь агачларга зыянлы, ул тукымалардан дымны суырып ала, үсемлекләр сусый.

Сулы эмульсион буяулар известь кебек үк салкыннан һәм кояштан саклый. Аларда башка компонентлар юк. Корткычлар һәм авырулардан саклау өчен бакыр купорсы кушарга да ярамый. Ләкин мондый буяу известьтән яхшырак, ул юылып төшеп бетми.

Акриллы буяулар — яхшы. Алар озак тора, корткычларга һәм авыруларга каршы матдәләре дә була. Яшь агачларга зыян китерми. Кайрыда дымны саклый, һава да уздыра, үсемлек сулый ала.

Сыер тизәге кушылган балчык белән дә агачларны буяп була. Бу — бик яхшы ысул. Сыер тизәгенә балчык кушып, куе каймак рәвешендәге эремә ясагыз, бераз көл кушыгыз. шушы масса белән агачларны буягыз. Бу кояштан да саклый, кайрыга суларага да мөмкинлек бирә. Сыер тизәге балчыкны яхшы итеп кәүсәгә ябыштырып куя, ул озак тора, анда биоактив матдәләр дә күп була. Бераз бакыр купоросы кушсаң, тагын да шәбрәк, диелә бу хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-10-2020/k-zen-bakchadagy-agachlarny-kaychan-m-n-rs-bel-n-agartyrga-5776226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев