Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Күз төсе аша кешенең сәләтен ничек билгеләргә?

Кемдер күзләргә карап гашыйк була, кемдер күзләрдәге ачудан шүрли, ә менә галимнәр, күзләрне тикшереп, адәм баласының сәләтен ачыкларга өйрәнгән.

Американың Луисвиль университеты тикшеренүчеләре кешенең күз төсе буенча талантын билгеләү ысулын ачыклаган.

Алар кешеләрнең темпераментын, гадәтләрен, холык-фигылен теркәгән һәм әлеге параметрларның күзләре белән бәйләнешен өйрәнгәннәр.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күз төсе кеше турында күп кызыклы мәгълүматлар сөйли ала икән, шул исәптән аның сәләтен, психологик халәтен, теге яки бу гамәлләргә һәвәслеген дә җиткерә, ди.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, күз төсләре зәңгәр булган кешеләр креатив фикер йөртүләре белән аерылып тора, моны белгечләр генның махсус йогынтысы белән аңлата.

Гади булмаган кешеләр рәтенә шулай ук зәңгәрсу төстәге күзлеләр дә керә.

Тулаем алганда, күзләренең төсе никадәр яктырак булса, кеше шул кадәр сәләтлерәк икән. Ә кара күзле кешеләр еш кына үз амбициоз планнарын тормышка ашыра алмаудан канәгатьсезлек кичерә икән.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-03-2020/k-z-t-se-asha-keshene-s-l-ten-nichek-bilgel-rg-5730756

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев