Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кызыл уылдык сайлау өчен сигез киңәш

Яңа ел табынына кызыл уылдык куярга уйласагыз, консерваны очраклы урыннан алмау хәерле.

Начар товарны кибеттә дә, базарда да очратырга мөмкин. Шуңа күрә берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

Җитештерү вакытын карагыз. Иң яхшы уылдык майдан октябрьгә кадәр ясала, бу вакытта балыклар уылдык чәчә. Әгәр консерва шушы ярты еллыкта ясалмаса, аны туңдырылган ястыктан ясаулары бик ихтимал. Ястык — ул табигый элпә, шуның эчендә вак уылдыклар саклана. Күп итеп уылдык җыйганда, җитештерүчеләр элпәне бозмыйча гына туңдырырга куялар. Чөнки бу вакытта алар консервалар ясап өлгерә алмый. Аннары вакыт булгач, ястыкларны алалар да, уылдыкны тозлыйлар. Бу очракта ул файдалы үзлекләрен шактый югалткан була инде.

Җитештерү урыны да мөһим. Кызыл балык үрчетә торган урыннарда — Сахалинда, Камчаткада җитештерелгән уылдыкны алу хәерле.

Уылдык ГОСТка туры килә торган булсын. Моны консерва банкасына язалар. Бу — стандарт таләпләр үтәлүен күрсәтә.

Уылдыкны пыяла савытта сатып алганда, сыйфатын яхшылап карап була. Беренче сортлы уылдыклар бөтен, бертөрле һәм бер үлчәмдә була. Банканы әйләндергәч, алар шуып төшмәскә, ә стеналарга ябышып калырга тиеш. Әгәр уылдык шундук шуып төшсә, димәк, ул бик сыек дигән сүз.

Савыттагы сыеклыкка игътибар итегез. Анда тозлык була, уылдык ясаучылар да аны «тузлук» дип атый. Банкада тозлык күбрәк булган саен, уылдык азрак дигән сүз. Металл банканы селкетеп карап, тозлык күләмен чамалап була.

Саклау шартлары да уылдык сыйфатына йогынты ясый. Ул гел суыткычта торырга тиеш.

Савытның тышына да карагыз. Металл савытта саннар батырып ясалган булырга тиеш түгел, киресенчә, язулар кабарып торырга тиеш. Маркировка тышкы яктан басып ясалса, күп очракта бу ялган продукт була. Савыт кабарып тормасын, яньчелгән булмасын.

Уылдыкны кулдан алмау хәерле. Аны кибеттән алырга тырышыгыз. Интернетта, танышлардан килолап алу киңәш ителми. Мондый ризыкның куркыныч булуы ихтимал. Чөнки аны табу, саклау, күчереп йөртү таләпләре үтәлүгә бернинди гарантия дә юк, диелә бу хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-12-2020/kyzyl-uyldyk-saylau-chen-sigez-ki-sh-5795186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев