Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кызлар, хөрмә ашагыз!

Нәкъ хатын-кыз организмы өчен кирәк бу җимеш.

Аминокислоталарга бай

 Хөрмә (финик) җимешендә 23 төрле аминокислота бар, башка бер генә җимештә дә алар шуның кадәр санда юк. Хатын-кызлар өчен мөһим аминокислоталарның берсе триптофан – тән күзәнәкләренең картаюына каршы тора. Шулай ук, ул баш миенең әйбәт эшләве, психиканы нормаль хәлдә тоту өчен кирәк. Аны тагын стресслар һәм депрессияләр белән интегүчеләргә, акыл киеренкелеге нык таләп ителгәннәргә дә ашарга киңәш ителә.

Витаминнар һәм минераллар күп

Хөрмә — файдалы матдәләр: бакыр, цинк, тимер, магний, калий, марганец, фосфор, натрий, протеинга, А, А1, С, В төркеме витаминнарына бай.

 

Азык эшкәртүне яхшырта

Чистарту үзлегенә ия булган бу җимешләр ашкайнату эшчәнлеге өчен дә бик файдалы.

 

Симертми

Хөрмә баллы булгач, күпләр аны бик калорияле дип уйлый һәм ашамаска тырыша. Әмма бу дөреслеккә туры килми! Диетологлар раславынча, хөрмәдән бик тазарып булмый, чөнки ул баллы булса да, калориясе гадәти боткаларныкыннан да түбәнрәк.

 

Йөклеләргә дә файдалы

Хөрмәне бала тапканчы да, аннан соң да ашарга кушалар, чөнки бу җимеш составында аналыкны кыскарта һәм бала тапканда авыртны баса торган матдәләр бар. Кыскасы, хатын-кыз организмын ныгытырга ярдәм итә.

Фото: pixabay.com/

Чынак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев