Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыздырылган сарымсак ашагыз

Халык табиблары сүзләренчә, кыздырылган сарымсакны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк. Ул бик көчле табигый антибиотик булып тора.

Аны ашап бер тәүлек үткәннән соң да организмга тәэсире саклана. Әлеге яшелчә организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша.

Моның өчен аны табада кыздырып яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк. Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә.

Кыздырылган сарымсак кандагы холестерин күләмен киметә, артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын чистарта.

Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк. Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта. Сарымсакны ашаганнан соң, күп итеп сыеклык эчегез.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев