Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыярларны суган кабыгы белән ничек дәваларга?

Бакчачылар яшелчәләрне төрле авырулардан дәвалау ысуллары белән уртаклаша.

Кыяр җылы һәм дым ярата. Шулай ук бу яшелчәне ярата торган корткычлар да шактый. Кыяр яфраклары бераз гына саргая башласа да, аларны шундук дәваларга кирәк. 

Кыяр үстерүчеләр өчен суган кабыгы шәп ярдәмче була. Анда кальций, калий, марганец, магний, тимер, бакыр, селен, хром, бор һәм кыяр үссен өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Суган кабыгы туфрактагы микрофлораны бетерә, яшелчәне микроэлементлар белән тукландырып тора. Шулай итеп кыяр уңышын арттыра.

Ике уч коры суган кабыгын ун литрлы эмальле чиләккә салыгыз, өстенә тутырып су салыгыз һәм 5 минут кайнатыгыз. Аннары уттан алып, төнәтегез дә сөзегез. 

Бер чиләк суга 2 литр төнәтмә салыгыз һәм кыяр яфракларына лейка яки сиптергеч ярдәмендә сибеп чыгыгыз. Бу эшне иртән эшлиләр.

Калган суган кабыкларын мульча итеп кулланыгыз, ул  туфракны көпшәкләндерер.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-07-2020/kyyarlarny-sugan-kabygy-bel-n-nichek-d-valarga-5754530

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев