Кыярлар үсмәсә, бу ашламаны сибегез
Быел күпләр кыяр үсми дип зарлана. Менә бу тылсымлы чараны кулланып карагыз әле, бик файдалы ул.
1 литрлы банкага 500 мг җылы су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 2 сәгать күпертегез.
Күпергәннән соң, аны 5 литр суга салып туглагыз.
Юк әле, булмады, шушы ашламаны 1 литр алып, 10 литр су белән сыекларга кирәк. Менә хәзер булды. Чүпрәле ашламаны һәр төпкә ярты литр сибегез.
Әлеге ашламаны кыярлар өчен генә түгел, кабак, карбыз-кавын, помидорлар өчен дә куллана аласыз.
Чүпрә туфрактагы файдалы микроорганизмнарга уңай тәэсир итә, үсемлекнең чирләргә каршы торуын яхшырта, аларга өстәмә микроэлементлар чыганагы булып хезмәт итә.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/kyyarlar-sms-bu-ashlamany-sibegez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев