Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кытай журналисты Россия хатын-кызларының тиз картаю сәбәбен атады

    Россия хатын-кызлары гаиләгә күп көчен түгә һәм шуңа күрә тышкы кыяфәтләрен карарга өлгерми дип саный Sohu порталы хәбәрчесе.

    Россиядә гүзәл затлар Кытай хатын-кызларыннан тизрәк картая, чөнки туйдан соң тышкы кыяфәтләрен караудан туктый, дип белдерде Sohu порталы журналисты. Бу хакта «Известия» яза.

    Автор моны Россия хатын-кызларының гаиләгә күп көч түгүе белән бәйли. Моннан тыш, ул илнең салкын климаты аркасында биредә яшәүчеләр углеводларга бай югары калорияле азык-төлеккә күнеккән дип саный.

    Аның фикеренчә, туйдан соң хатын-кызлар спорт белән шөгыльләнсә һәм дөрес тукланса, бу проблемалардан котылырга мөмкин.

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак:  http://ttps://tatar-inform.tatar/news/health/23-11-2019/kytay-zhurnalisty-rossiya-hatyn-kyzlaryny-tiz-kartayu-s-b-ben-atady-5695165

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: