Кышын ничек тукланырга?
Кыш – организмга файдалы элементлар, витаминнар җитми, ә иммунитет кими торган чор. Сәламәтлекле саклау өчен бу вакытта ничек тукланырга кирәк? Әлеге сорауга нутрициолог җавап бирә.
– Кышын туклану җәйгесеннән ничек аерыла?
– Без кышкы сезонда күбрәк җылы ризык ашарга тырышабыз. Бу сезонда да “идеаль тәлинкә” турында онытмыйбыз. Билгеле булганча, аның дүрттән бер өлеше аксым (ит, йомырка, балык, кузаклылар, сөт продуктлары), икенчесе – углеводлар (ярмалар, ипи, бәрәңге), өченчесе – яшелчәләр, дүртенчесе – җиләк-җимеш булырга тиеш. Кыш көне күпләр яшелчә ашарга яратмый. Шуңа күрә аларны парда пешерергә, ашка салырга мөмкин. Кабак, чөгендер, кишер, кәбестә моның өчен идеаль вариант.
– Иммунитетны тиешле дәрәҗәдә саклар өчен кышкы, салкын вакытта ничек тукланырга кирәк? Нинди ризыкларга өстенлек бирсәң яхшы?
– Иртән җылы ризык ашарга тырышыгыз. Бу безне җылытыр һәм иммунитетны күтәрер өчен кирәк. Туклану рационында борыч, әфлисун, мандарин, киви кебек яшелчә һәм җиләк-җимешне арттырырга. Һәр туклану вакытында аксым булуы кирәк. Бу иммунитет өчен бик мөһим. Шулай ук составында цинк булган ризыклар турында да онытмагыз. Ул кабак төшендә һәм бавырда күп. А витамины исә лайлалы тышчаларны бактерия һәм вируслар ябышудан саклый. Болар – кабак, кишер. Алар пешергәч яхшырак эшкәртелә. Шулай ук атланмай, тәрәч балыгының бавырында, помидор һәм хөрмәдә дә А витамины күп.
– Нинди витаминнар эчү файдалы? Моның өчен анализлар бирү кирәкме?
– Без барлык кешегә дә Д витаминын эчәргә киңәш итәбез. Ул нәкъ менә иммунитет өчен мөһим. Күләме 1000-2000 ЕД. Шулай да аны куллану алдыннан табиб белән киңәшеп алу зыян итмәс. Калган витаминнарны кулланыр өчен шулай ук табиб белән киңәшләшеп, анализлар тапшырырга кирәк. Кемдер ике-өч атна дәвамында курс белән С витамины һәм цинк та куллана. Алай да мөмкин.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев