Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кышын гөл үстерү серләре

    Бүлмә гөлләренең күбесе кыш көне бинадагы haва җылылыгы 22 градустан югары булмаганны ярата.

    Ул вакытта аларга суны туфракның өске катламы кипкәч сибәләр, кичләрен гөл чүлмәкләре тирәсенә су бөркиләр, атнага бер тапкыр салкын су белән коендыралар.

    Кыш көне чәчәк ата торганнарыннан тыш, бүлмә үсемлекләрен мартка кадәр ашламыйлар.

    Кыш айларында 10-12 сәгать яктылык төшеп торырга тиеш булганлыктан, үсемлекләрне өстәмә яктылык чыганаклары белән тәэмин иту файдалы. Һәр үсемлек яктылык белән житәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителү зарур.

    Реклама

    Тәрәзә янына ук – кыскарак, ә алар артына биегрәк гөлләрне урнаштыралар.

    Фото:  pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: