Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыш көне чәчләр өчен 6 кагыйдә

Кышын чәчләрне аеруча сакларга кирәк. “Сөембикә” журналында басылган әлеге кагыйдәләрне үтәсәгез, ялгышмассыз.

1 кагыйдә. Укладка белән сак булыгыз! Көн дә, көн дә фен белән чәчне җәфаламаска! Кыш көне чәчләргә температураның уйнап торуы болай да зарар китерә: урамда – салкын, өйдә – эссе... Иң яхшысы: чәчне кичтән юып, болай гына киптерегез дә, иртән мусс яки гель белән кирәкле формага кертегез.

2 кагыйдә. Салкын зарарлы! Чәчне салкыннан сакларга кирәк. Кышын башыгызга кими йөрсәгез, чәчнең төсе тоныклана, очлары яргалана, алар сына торганга әйләнә. Башка кими йөрү аркасында чәч коела да әле. Башлык кигәннән соң прическа бозылмасын өчен, укладка вакытында махсус балавыз – воск кулланыгыз.

3 кагыйдә. Еш буямагыз! Салкында алар болай да стресс кичерә, гел-гел буяп торып, сез стрессны көчәйтәсез генә. Иң яхшы буяу да чәч өчен зарарлы. Инде бер дә буямый булмый икән, шампунь-тоник кулланып торыгыз.

4 кагыйдә. Дөрес туклану! Кышкы чорда организм майларга, аксымга, витаминнарга кытлык кичермәсен өчен, ашаган ризыгыгызга таләпчәнрәк булыгыз. Дөрес тукланмау иң беренче чәчкә һәм тирегә «бәрә» – чәч коела, тоныклана, ямьсезләнә... тире кубалаклана, җыерчыклана...

5 кагыйдә. Чәчне башкача юабыз! Баш тиресенә пилинг ясау кавыктан да коткара, баш тиресен дә чистарта, массаж да була. Аннары, чәч бик пычранмаган булса, кайчакта шампунь урынына кондиционер белән генә юу да файдалы. Бу рәвешле юу ысулы ко-вошинг дип йөртелә.

6 кагыйдә. Маска кирәк! Чәчне юганнан соң, май, җиңел крем ише юып төшерелми торган саклык чаралары сөртегез. Атнага бер тапкыр баш тиресен тукландыручы  маскалар куллану бик әйбәт.

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8526

Фото https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев