Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кырмыскалардан ничек котылырга?

Эссе көннәрдә үз ихатасы белән яшәгән кешеләр өйләренә вак кара кырмыскалар кереп тулуына зарлана.

Бу көтелмәгән кунакларны кире чыгаруы бик җиңел эш түгел. Идән почмакларындагы кечкенә ярыклардан кереп, ризык булган аш-су бүлмәсенә таба үзләренә юл сала бу бөҗәкләр. Күпчелек хуҗабикәләр өйгә кергән кырмыскаларны агулы химикатларсыз бетереп булмый, дигән фикердә. Шулай да башта кул астында булган зарарсыз чараларны кулланып карарга кирәк.

Иң башта кырмыскалар керә торган ярыкларны яхшылап скотч белән ябыштырып чыгыгыз. Ә кырмыскалар йөри торган юлларга вак тоз сибегез. Бу бөҗәкләр тоз белән дус түгел.

Шулай ук, кырмыскалар төелгән корицаны да яратмый. Алар юл салган урыннарга, почмакларга төелгән корица сибегез. Бу чара үтемлерәк булсын өчен корицага аз гына шикәр комы да кушып җибәрегез.

Бөтнек, лаванда үстерәсезме? Яфракларын почмакларга, плинтус буйлап тезәргә мөмкин. Бу бөҗәкләр эфир майлары исеннән дә ераккарак кача.

Кайбер хуҗабикәләр кырмыскаларны юк итү өчен манный ярмасы куллана. Бөтәкләр тупланган урыннарга аны салып чыгарга гына кирәк.

Бор кислотасына шикәр комы кушыгыз һәм шуны катыргы кисәкләренә салып, кырмыскалар күбрәк тупланган урыннарга тезеп чыгыгыз.

Бу чараларның бер-икесен генә кулланып карасагыз да, өйдәге кырмыскалар ике-өч көн дигәндә югалыр.

Фото: pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев