Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кычыткан пиннеге белән чабыныгыз!

Файдасы санап бетергесез.

Ял көннәрендә мунча ягып, тәмле чәй пешереп, гаилә белән ял итү – безнең халыкның яраткан шөгыле. Чыннан да, тәнне генә түгел, җанны да чистарта бит ул мунча. Аеруча, яңа гына бәйләнгән пиннек белән чабынсаң. Каен пиннеге җыярга әле иртәрәк. Белгечләр аны юкә чәчәк атканда җыярга киңәш итә. Ә менә сезнең кычыткан миллеген файдаланганыгыз бармы?

 

Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан пиннеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Чөнки файдасы санап бетергесез! Моңа күнегергә генә кирәк. Тик шунысы бар: аны кышка хәзерләп куеп булмый. Шул каен яисә имән пиннеге эченә берничә кычыткан кыстырып куйсаң гына.

 

Ә инде бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан пиннеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта – кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.

 

Кычыткан пиннегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора. Әлеге пиннекне еш куллансаң, артериаль кан басымы түбәнәя, нерв системасы тынычлана.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев