Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кузгалакның кеше организмына файдасы

Әлеге үләннең 150 дән артык төре бар.

Гади кузгалак, яшел берьеллык яки күпьеллык үсемлек, карабодайлар семьялыгына керә. Сабак өлеше туры. Кайвакытта тармакланып китә, кытыршы була. Яфраклары зур, чәчәкләре тәлгәшкә җыела. Әлеге үләннең 150 дән артык төре бар. Табигатьтә әлеге үсемлек чүл киңлекләрендә, су буйларында, койма яннарында һәм бакчада чүп үләне кебек үсә. Гади кузгалакны, шулай ук, яшелчә культурасы буларак та үстерәләр, яшел үләнне җәйге чорда 2-3 мәртәбә чәчәләр.

 

Яшел кузгалак нәрсәсе белән файдалы?

Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары патологияләреннән ярдәм итә. Шулай ук, тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.

Яфраклары һәм кузгалак җимешләре бөрү үзлегенә ия һәм авыртуны басарга ярдәм итә. Яфраклары – җәрәхәтләрне төзәтә, токсиннарны чыгара, ялкынсынуны бетерә һәм зәңгелә (цинга) авыруына каршы профилактика чарасы булып тора.

Төнәтмәсе һәм үсемлек тамырлары экстракты эч китүдән һәм башка патолгияләрдән ярдәм итә. Кузгалак төнәтмәсе ОРЗ каршы һәм салкын тигән вакытта булыша.

Күп кенә илләрдә әлеге әчкелтем үләнне ашарга курыканнар. Хәзер исә моны күз алдына китерү дә авыр. Ул чүп үләне булып саналган һәм туклану рационына кертелмәгән була.

Кузгалак белән ничек дәваланырга?

Халык медицинасында кузгалак беренче чиратта зәңгелә (цинга) авыруына каршы кулланыла.

Кузгалак составына керүче, суда эреми торган, хуш исле органик матдәләр, акскорбинка, К һәм Са витаминнары уртлар зарарланган вакытта ярдәм итә. Шуңа күрә кузгалак яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә, элек-электән үк авыз куышлыгын чайкау өчен кулланыла.

Бил өлешендә авырту булганда мондый төнәтмә әзерләргә була: бер кашык кузгалак тамырларын 300 мл су белән пешереп алырга һәм 15 минут кайнатырга, өстен каплап куярга. Берничә сәгатьтән сөзәргә һәм көненә өч тапкыр ике кашык эчәргә кирәк.

Цистит булганда төнгә каршы кузгалак төнәтмәсе белән ванна кабул итәргә була. Моның өчен 1 литр суга ярты кило кузгалак алырга, әкрен утта 10 минут кайнатырга һәм ваннага салырга кирәк. Суның температурасы 36 градус булырга тиеш. Процедура вакыты 10 минут.

Ангинаны дәвалау өчен һәм бизгәктән яңа өзелгән үләнне һәм үсемлекнең каты булмаган сабакларын чистартырга, яхшылап юарга һәм артык суын саркытырга кирәк. Кайнар су белән пешекләргә, турарга һәм агач кашык белән изәргә. Соңыннан марля аркылы эмаль савытка суын сыгып алып 5 минут кайнатырга. Суыткычта сакларга кирәк. Көненә өч тапкыр, ашаган вакытта берәр кашык эчәргә.

 

Эч киткән вакытта да кузгалактан әзерләнгән дару ярдәм итәр. 2 кашык туралган тамырларны 0,3 литр кайнар суда төнәтергә, ярты сәгать су мунчасында тотарга кирәк. Суытырга, фильтирларга һәм күләмен башта алынган кебек дәрәҗәгә җиткерергә. Көненә өч мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала 2 кашык кабул итәргә.

Кузгалак кемгә зыянлы?

Үсемлекнең файдасына карамастан, аны кайбер патологияләре булган кешеләргә кулланырга ярамый.

Ашкайнату системасы патологияләре булган кешеләргә кузгалакны рационда кулланырга ярамый. Бу югары кислоталы гастрит һәм ашкайнату-эчәклек тарктында җәрәхәтләре булганнарга кагыла.

Ашказаны асты бизе ялкынсынуы булганнарга да кулланырга ярамый.

Подагра диагнозы булган, бөерләрдә ялкынсыну һәм таш булган кешеләргә дә кузгалак куллануны тыярга кирәк.

Хатын-кызларга йөкле һәм бала имезгән вакытта кузгалак ашаудан тыелып тору хәерле.

Үсемлек яфракларында кузгалак кислотасы югары күләмдә булу сәбәпле, аны даими кулланыра ярамый.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев