Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кулланучы үзенең хокукларын ничек яклый ала?

Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Электрон термометр сатып алдым. Шул ук көнне аны үземә һәм өйдәгеләргә куеп карадым. Барыбызның да температурасы 35,4тән югары булмады. Икенче көнне, аны кире кайтару уе белән, даруханәгә киттем. Администратор термометрны озаклап тикшерде, аннары аны сервис үзәгенә экспертизага җибәрәчәген әйтте. Акчаны кайтарып бирү-бирмәү аның нәтиҗәләренә бәйле булачак. Тик мин мондый термометр алмаска, терекөмешле градусник кулланырга булдым. Экспертиза ясамый гына акчамны кайтарып алу хокукым бармы?

Җавап: Кулланучы товарда ниндидер җитешсезлек ачыкласа, закон буенча ул сыйфатсыз товар өчен акча кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Сатып алучы бу таләпне дәгъва кергәннән соң 10 көн эчендә үтәргә тиеш. Ләкин сатучы җитешсезлек сәбәбенә карата шик белдерсә, ул товар сыйфатын тикшерү (экспертиза) уздыруга хокуклы. Сатучының моңа 10 көн вакыты бар. Шул вакыт эчендә аның вәкилләре сезнең таләпне карарга, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Товарда производство җитешсезлеге ачыкланса, кулланучының таләбе канәгатьләндерелә. Экспертлар, җитешсезлек юк дип язса, әмма сезнең температура 36,6 күрсәткеченә кадәр “күтәрелмәсә”, экспертиза нәтиҗәләренә риза булмыйча, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Фото https://mgr.farm/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев