Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кулердан су эчүнең нинди зыяны бар?

«Кулер кранында микроорганизмнар җыелырга мөмкин», — ди эксперт.

Кулердан су эчү һәрчакта куркынычсыз булмый. Шешәне тиешенчә зарарсызландырмаган очракта, микроэлементлар микъдары буенча нормага туры килми торган су эчү кешенең сәламәтлеге белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Роскачество оешмасы төрле савытлардагы суны тикшерә. Шул исәптән кулерга куела торган шешәләрне дә.

Суның составы турында ялган белешмәләрне тикшерү белән беррәттән, ведомство суда патоген микроорганизмнар һәм төрле авырулар китереп чыгара торган ярсыткычларны да ачыклау белән шөгыльләнә.

Кайсыбер очракларда кулердагы суны кайнатмыйча эчү бөтенләй куркыныч. «Кулерда 20 литр су бар, бу шактый зур күләм. Кулер краны һәрчакта да юылмый, анда микроогранизмнар җыелырга мөмкин», — ди эксперт.

Шешәләрне кабат кулланганда, аларны тиешенчә зарарсызландырмасалар, кешегә куркыныч янарга мөмкин, ди эксперт.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-11-2020/kulerdan-su-ech-ne-nindi-zyyany-bar-5782653

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев