Кукуруз чәче
Кукуруз чәче халык медицинасында дару сыйфатында кулланыла.
Аны август-сентябрь айларында, кукуруз чәкәннәре яшь вакытта җыялар. Корыган, каралган очын кисеп ташлыйлар. Ул сары, кызгылт сары, көрән төстә була.
Кукуруз чәче бик көчле үт һәм бәвел кудыргыч үзлеккә ия.
Ул үт бүленеп чыгуны яхшырта.
Куерган үтне сыеклый.
Билирубин күләмен киметә.
Кандагы протромбинны арттыра
Канның оючанлыгын яхшырта.
Халык медицинасында кукуруз чәчен
холецистит;
холангит;
гепатит;
бөердә һәм бәвел капчыгында таш булганда;
бәвел юллары ялкынсынганда;
шешенкелектән (отек);
үт куыгында үт лачаулары (хлопья) барлыкка килгәндә;
кан сыекланганда;
кан туктамаганда кулланалар.
Кукуруз чәченең судагы төнәтмәсе түбәндәгечә ясала:
15 г кипкән кукуруз чәченә 200 мл кайнар су коеп, төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4-5 тапкыр ашарга 15-20 минут кала 1 аш кашыгы күләмендә эчәләр. Әлеге төнәтмәне ике тәүлек суыткычта сакларга була. Аннары яңаны ясарга кирәк.
Кукуруз чәчен кан куе булганда, аппетит югында эчәргә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев