Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кухня плитәсенең тоткычларын җиңел генә итеп ничек чистартырга?

Аш серкәсе кислотасы, кер сабыны, лимон кислотасы, цитруслы җимешләрнең согы кухняда шәп ярдәмче булырга мөмкин. Шулай да пычранып катмасын өчен, плитәне дә, башка әйберләрне дә гел сөрткәләп тору хәерле.

Кайсыбер плитәләрнең тоткычын алып була, башта үзегезнекен тикшерегез, инструкциясен укып алагыз. Алына торган булса, сүтеп алып торыгыз.

Чистарта торган чара, теш чистарткыч, мамык дисклар, иске теш щеткасы, поролон губка, йомшак чүпрәк әзерләгез.

Алына торган тоткычларны гадәти савыт-саба юа торган сыеклык белән дә чистартып була. 2 стакан кайнар суга 2-3 чәй кашыгы сыеклык салыгыз да, тоткычларны шунда җебетегез. 15-30 минуттан соң, щетка яки губка белән ышкып, чистартыгыз. Аннары чиста суда чайкап, корытып сөртегез. Тоткыч кипкән арада, плитәнең тышын чистартып алыгыз.

Алынмый торган тоткычларны чистарту бераз катлаулырак булыр. Мамык дискны хлорлы сыеклыкта чылатып, тоткычларны чистартыгыз. Чистарта торган сыеклыкны пульверизаторга салып, сиптереп тә була. 5-7 минут җебеткәч, щетка, мамык диск яки таякчыклар белән чистартыгыз. Һәр почмагын ышкырга онытмагыз. Аннары дымлы губка белән ышкыгыз, чиста салфетка белән сөртегез дә тастымал белән яхшылап корытыгыз.

Сенсорлы панельгә каткан майны чистартканда каты кисәкчекләре булган — абразивлы — матдәләр кулланмагыз. Медицина спиртын суда 1:1 чагыштырмасында кушыгыз. Шушы сыеклыкта губканы чылатыгыз һәм панельне чистартыгыз. Аш серкәсе яки лимон кислотасы да шул ук тәртиптә кулланыла.

Лимон яки башка цитрусларның согын кулланып та плитәне чистартып була. Цитрус согын сыгыгыз да, теш щеткасы ярдәмендә плитәнең пычрак урынын чистартыгыз. Аннары чиста су белән чайкап, коры итеп сөртегез. Сок урынына лимон кислотасы алып була. 2 чәй кашыгы лимон кислотасын бер стакан суда эретеп, плитә тоткычларын чылатыгыз һәм 30 минут чамасы җебетегез.

Аш серкәсе кислотасы да майлы пычракны чистарта. 700 мл суда бер стакан 9 процентлы аш серкәсен эретегез. Шушы сыеклыкка салып, тоткычларны җебетегез. Сулы савытны утка куеп, тоткычларын бераз кайнатып алырга да була. 10 минут кайнаткач, суынганын көтеп торыгыз. Аннары тоткычларны салкын суга салып торыгыз, чистартыгыз һәм коры итеп сөртегез.

Хуҗалык сабыны да каткан майны чистарта. 50 грамм кер сабынын угычтан уып, ярты стакан кайнар су салыгыз. Әйбәтләп болгатыгыз да, губка ярдәмендә тоткычларны чистартыгыз. Сенсорлы панельне дә шундый эремә белән чистартып була. Алына торган тоткычларны 8-10 сәгать сабынлы суда тотып торырга була. Аннары чистартып юарга, корытып сөртергә кирәк.

Плитәгә май катмасын өчен, ашарга пешергән саен сөртеп алыгыз. Духовка эче пычранмасын өчен, ризык әзерләгәндә фольга кулланырга да була, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-11-2020/kuhnya-plit-sene-totkychlaryn-i-el-gen-itep-nichek-chistartyrga-5779086

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев