Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Күрәгә ашагыз

Кипкән абрикосның, ягъни күрәгәнең сәламәтлеккә файдасы чиксез

Күз өчен

Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләштерелсен өчен, күрәгәне йогырт яки каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерелми.

 

Ябыгырга булыша

Ашыйсы килгәндә, ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.

 

Канны яхшырта

Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.

Белеп торыгыз: тигез күләмдә алынган күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнаш кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, ә организмны витаминнар, минералларга баета, кандагы начар холестеринны чыгара.

 

Ашкайнату өчен

Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәрабәренә эчәклекне чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.

Бәвелне кудыра торган препаратлар эчкән кешеләргә дә күрәгә ашарга кирәк. Ул организмны калийга баета.

 

Йөрәк өчен

Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кешеләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.

 

Игътибар!

Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5 данә ашау да җитә.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/krg-ashagyzbolsh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев