Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Күп функцияле үзәктә документларын оныткан баулыларга киңәшләр

Татарстан Кадастр палатасы Күп функцияле үзәктә онытылган документларны ничек алырга кирәклеген аңлата.

Агымдагы елның ике аенда гына да “онытылган” документлар саны 12000 данәдән артып киткән, ә архивта исә барлыгы 297000дән артык шундый документлар пакеты саклана.

Татарстан Кадастр палатасының архивны алып бару бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова бу очракта документларны нинди ысуллар белән кире кайтарып булуы хакында сөйли.

– Күп функцияле үзәктә әзер документларны 45 көн эчендә алырга була, – ди ул. – Мөрәҗәгать итүче шушы вакыт эчендә документларын алмаган булса, документлар Татарстан Кадастр палатасы архивына тапшырыла. Һәм ул вакытта мөрәҗәгать итүчегә яки аның законлы вәкиленә Татарстан республикасы Кадастр палатасы филиалына мөрәҗәгать итәргә һәм “онытылган” документларны алу турында гариза бирергә кирәк булачак. Бу документларны эзләүне тизләтү өчен, гаризаны мөмкин кадәр тулырак тутырырга кирәк, шулай ук гаризага Күп функцияле үзәктә кабул ителгән документларның күчермәсен беркетергә мөмкин. Районнарда яшәүчеләр өчен “онытылган” документларны сорату турында гаризаны Күп функцияле үзәкнең район филиалларында тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма документларны Татарстан республикасы Кадастр палатасы филиалында гына алырга мөмкин булачак. Мөрәҗәгать итүчегә алынмаган документларны бирү филиал офисында бушлай башкарыла. Сорауларны 8(843)514-90-77 телефоны буенча бирергә мөмкин.

“Онытылган” документларны саклауның һәм бирүнең югарыда күрсәтелгән тәртибе бары тик дәүләт кадастр исәбен алып бару һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен хокукларны теркәү органына 2017 елның 1 гыйнвареннән соң тапшырылган документларга карата гына гамәлдә була. Хокукларны теркәү органына 2017 елның 1 гыйнваренә кадәр кергән документлар Татарстан республикасының Росреестр идарәсендә сакланырга тиеш.

Алынмаган документларны саклау урыны, алу ысуллары турында өстәмә мәгълүматны Росреестрның 8 (800) 100-34-34 ведомство телефоны аша алырга була (Россия буенча шалтырату бушлай).

ФОТО:  https://unsplash.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X