Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Коточкыч! Улым курчак белән уйный, нишләргә?

    Ир балага кибеттәге иң кәттә машина, робот, мылтык сатып аласың, ә ул... ишегалдындагы комлыкта курчакларга ботка пешереп мәш килүче кызлар янында уйнарга ярата. Нишләргә?

    Булачак солдатның үз-үзен болай тотуы өлкәннәрне сагайта, әлбәттә. Әби-бабай эчләре пош­канны сиздермәскә тырышып, үзара гына пышылдашса, гаилә башлыгы шунда ук хатынын гаепли башлый: “Безнең гаиләдә ул түгел, кыз үсә! Коточкыч бит бу!.. Барысына да син гаепле. Баланы артык иркәлисең”, – ди ул. Тик курчаклы уйнарга яратучы ир баладан бәла ясамаска киңәш иткәннәр.

    Каушап калмагыз!
    Баласы өчен борчылучы әти-әниләр еш кына кискен чараларга бара: малайны “акыл”га утыртырга тырышып, кызларга дигән уенчыкларга, гомумән, кагылмаска кушалар. Кулыннан курчакны тартып алырга да мөмкиннәр хәтта.

    – Бала исә тирә-юньдәгеләрнең үзенә ник ачулануын аңламый. Ни булды соң? Югыйсә көне буе өлкәннәрне тыңлады кебек. Ишегалдында уйнаганда күрше Маратның битенә комны ул атмады. Дусты Гөлия дә курчакны аңа үзе сузды.

     – Баланы куркытмагыз! Акырып-бакырып кына тәрбияләп бул­маганы көн кебек ачык. Кычкыруның бер тиенлек файдасы да булмаячак, ә менә зыян салырга мөмкин. Беренчедән, баланы үзегездән читләштермәгез. Гел сүгеп торган әти-әнине яки әби-бабайны беркем дә яклаучы һәм саклаучы итеп кабул итмәячәк. Икенчедән, кече яшьтән үк, кызлар белән уйнарга ярамый, дигәнне ишетеп үскән бала зур үскәч алардан читләшергә тырышачак.

     – Балага: “Курчак – кызларныкы, машина – малайларныкы”, – дип аңлатып торуның мәгънәсе юк. Бала-чага өлкәннәр артыннан кабатларга ярата. Курчак белән уйнарга яратуы да шуңа бәйле булырга мөмкин.

     Нәрсә булган?
     Иң яхшысы – баланы аңларга тырышыгыз, ди психолог Алисә Закамская. Мөгаен, ир бала белән бар да тәртиптәдер. Ә аның курчакларга өстенлек бирүенә аңлатма бар.

     – Баланың холкына игътибар итегез. Тыныч, сабыр, салмак малай шук-шаян иптәшләре арасында үзен уңайсыз хис итә. Шуңа күрә күбрәк кызлар тирәсендә бөтерелергә тырыша. Ник дисәң, кызлар күпкә йомшаграк холыклы бит.

     – Аралашмый торган, йомшак күңелле балага, гомумән, тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табуы кыенрак. Ә курчак беренче карашка кешегә охшаган, аның белән “дуслашуы” да җиңелрәк.

     – Тал чыбыгы белән тәрбияләү, ягъни өлкәннәрнең балага карата дорфалыгы да тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, әтисе елаткан малай курчакны кочып тынычлана.

     Уены-чыны бергә
    Белгечләр әйтүенчә, мәктәп яшенә кадәр ир баланың курчак белән уйнавында бернинди начарлык та юк. Киресенчә, үз җенесенә туры килмәгән уенчык­лар белән уйнаучы балалар башкаларга караганда тизрәк өлгерә, тормыш хәлләренә җайлаша ала. Әти-әни улына курчакны киен­дерергә булышса, аңа ашарга әзерләсә – бала өчен файдалырак та әле. Әгәр малайлар курчак ярата икән, әти булгач, аларда балаларына карата ярату хисе ташып торачак. Мәктәп яшендәге малайның курчакка үрелүе – борчылырга тәүге сәбәп.

     Кыз курчак яратмаса?
    Гиперактив балаларның күбесе тыныч уеннарны яратмый. Курчак белән “әниле-кызлы” уйнаулар алар өчен түгел. Мондый кызларга күбрәк малайларга ияреп йөгереп йөрү, велосипедта чабу ошый. Моннан котылу өчен баланы спорт яки бию түгәрәгенә бирергә мөмкин. Бу очракта ул көчен куяр урын да, яңа дуслар да табар. Кайбер очракта кызлар үзләренә ошаган уенчык булганга да машина белән уйный. Күзәтүләрдән күренгәнчә, шук кызлар арасында зур җитәкчеләр күбрәк.
    Эльвира ВӘЛИЕВА

    http://vatantat.ru

    Фото https://deti.mail.ru

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: