Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Корткычларны чүп үләннәре юк итә

Табигатьтә һәрнәрсә гармониядә икәнлеге бәхәссез. Бакчабыздагы уңышка зыян салучы корткычлардан үсемлекләрне химикатларга коендырмыйча да котылып була. Бары тик иренмәскә, башны эшләтергә һәм аяк астыбызда үскән чүп үләннәренең файдалы үзлекләрен белергә кирәк.

Тузганакның тамыр, яфрак һәм сабакларыннан ясалган төнәтмә гөбләләрне, талпаннарны, үлән бетләрен, орчыкчаларны (медяница) юк итә алучы көчле инсектицид. Аны әзерләүнең мәшәкате зур түгел.

Ярты килограмм чималны тураклап 10 л суга салып, өч сәгать төнәткәч, көн яктысында корткычлар ябырылган үсемлекләргә бөркисе генә кала. Профилактика йөзеннән, әлеге процедураны ике-өч атнага бер мәртәбә кабатласак, җимеш бирүче чия, балан, алмагачыбызга, розаларыбызга югарыда аталган корткычлар зыян салмас.

Крыжовникка утчыл күбәләк йомырка салса, личинкалары җимешләрен тишеп кереп ашый башласа, кура җиләгендә коңгызлар пәйда булса, бакчадагы агач-куакларга, чәчәк үсентеләренә төрле корткычлар ябырылса, кишер белән суганга күбәләкләр, чебеннәр зыян салса нишләргә?

Бу очракта безгә ачы әрем ярдәм итәчәк. Бер чиләк кайнап торган суга 3 кг ак әрем сабакларын ваклап салабыз, өстен томалап, суынганчы төнәтеп торабыз. Суынгач, үсемлекләргә бөркибез. 

Кәбестә, торма, шалканны корткычлардан саклау өчен, әрекмәннең 7-8 яфрагын ваклап бер чиләк суга салып, 10 көн дәвамында төнәтергә, шуны сиптергечкә салып, су белән сыеклап, атна-ун көнгә бер мәртәбә яшелчәләргә бөркергә була. Ул колорадо конгызын, кәбестә ябалакчыгын һәм күбәләген куркыта, аның исе лайлачларга, борчаларга ошамый.

1,5 кг дару ромашкасын бер чиләк кайнар суга салып 6 сәгать төнәтсәк, күптөрле корткычларга каршы көрәшергә яраклы бер дигән инсектицид препарат әзер була. Иң мөһиме – ул бәрәңгеләрне тишкәләп эштән чыгаручы каты корттан котылырга булыша. Моның өчен әлеге төнәтмәне яңгыр явып узганнан соң яки бакчаны сугаргач, бәрәңге буразнасы арасына сибеп чыгу отышлы.

Корткычлар зыян салган үсемлек һәм агач-куакларга меңьяфрак төнәтмәсе ясап бөркү дә файдалы: 1 чиләк суга 3 кг үләнне турап салып 10 минут кайнатып суыткач, сөзәргә һәм файдаланырга була.

Вакланган ачы борыч кузагын ярты чиләк суда 1 сәгать кайнатып алып, 8 сәгать төнәтеп агач-куакларга сипсәк, агачтагы корткычлар берничә сәгать эчендә кырылып төшә.

Сарымсак укларын төнәтеп сибеп, помидорны фитофтороздан саклап була.

“Шәһри Казан” газетасыннан

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев