Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Корсактагы майның куркынычы нидә һәм аны ничек бетерергә?

Аэробика белән даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк.

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников корсактагы майны бетерү ысулын әйтте.

Корсакка май җыелу — метаболик синдром нәтиҗәсе, ул онкология, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, ди белгеч.

«Сало бавырны, бөерләрне, эчәклекне, йөрәкне баса. Бу үлем куркынычын арттыра», — ди табиб.

Корсактагы майны бетерү өчен рационнан баллы әйберләрне, шул исәптән шикәр кушып ясалган ризыкларның барысын да алып ташларга кирәк. «Лимонад һәм сокларда шикәрнең күпме булуы турында әйтмим дә инде. Ул кетчуплар, сосискаларда да бар. Дөньяда шикәр куллану өч тапкыр артты», — ди Мясников.

Корсактагы майны бетерү өчен алкоголь һәм тәмәкедән баш тарту, шулай ук аэробика белән даими рәвештә шөгыльләнү кирәк. Юкса корсак прессын гына чыныктыру файдасыз, чөнки мускуллар барыбер май астында калачак, ди табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-01-2021/korsaktagy-mayny-kurkynychy-nid-m-any-nichek-betererg-5798214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев