Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Корсактагы майдан котылып буламы?

Моның өчен берничә төр ризыкны рационга кертергә кирәк.

Висцераль май, ягъни корсак өлкәсендәге май катламнары, сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Экспертлар кайбер продуктларны куллануның корсактагы майдан тиз арада котылырга ярдәм итүен ачыклаган.

"Forest Baptist" Медицина үзәге үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 10 грамм эрүчән клетчатка куллану висцераль майның биш ел дәвамында 3,7 процентка кимүенә китерә. Эри торган клетчатка ашказанына җиткәч, гельга охшаш консистенция барлыкка китерә һәм кеше озак вакыт ачыкмый, шулай ук холестеринның күзәнәкләргә сеңүенә киртә куя, дип язылган.

Корсактагы майдан котылу өчен рационга баллы бәрәңге, борчак, алма, брокколи, инҗир кертергә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев